Түбән Камада алты мәктәптә яңа директорлар билгеләнде

2022 елның 4 октябре, сишәмбе

Түбән Кама районының  мәктәп җитәкчелеге составында үзгәрешләр булды. Алты учреждениедә яшь җитәкчеләр билгеләнде. Бу хакта , Түбән Кама районы мәгариф идарәсе башлыгы Айдар Гарифуллин эшлекле дүшәмбедә хәбәр итте.

Шулай итеп,  11нче мәктәп директоры Сергей Михайленко, 31 нче мәктәп директоры Олег Щербаков, “Адымнар” лицеен Артур Галиәхмәтов, 24нче лицейны Ильяс Вәлиуллин, 2нче мәктәпне  Елена Кречетова, 1нче мәктәпне Марсель Юнысов җитәкли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International