Владимир Путин Россия Мәгариф министрлыгына мәктәп биналарында капиталь ремонтның тәмамлануын контрольдә тотарга кушты

2022 елның 4 октябре, сишәмбе

Россия Президенты Владимир Путин Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгына Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте органнары белән берлектә гомуми белем бирү оешмалары биналарын капиталь ремонтлауны төгәлләүне, шулай ук әлеге биналарда белем бирү процессын башлап җибәрүне тикшереп торуны йөкләде.

Дәүләт башлыгы 2022 елның 31 августында Россия Федерациясе Хөкүмәте әгъзалары белән узган киңәшмә нәтиҗәләре буенча йөкләмәләр исемлеген раслады. Документ Кремльнең рәсми сайтында урнаштырылган.

Кушымтаның үтәлеше турындагы доклад 2022 елның 31 октябренә кадәр булырга тиеш. Әлеге йөкләмәне үтәү  Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов һәм Россия Федерациясе субъектларының югары вазыйфаи затларына йөкләнгән.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча "Мәгарифне үстерү" дәүләт программасы кысаларында 2026 ел ахырына кадәр 7,3 мең мәктәп бинасын ремонтлаячаклар.

Программа 81 төбәкне үз эченә ала, аны гамәлгә ашыру өчен 400 миллиард сумнан артык акча бүленгән. 2022 елда программа кысаларында Россиядә 1300 мәктәп төзекләндереләчәк, 2023 ел ахырына - 3000 мәктәп.

Программа ремонт эшләре белән генә чикләнми, мәктәпләрне масштаблы үстерүне күздә тота: җиһазлар сатып алу, укытучыларның квалификациясен күтәрү. Болар барысы да уңайлы һәм заманча белем бирү мохите булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International