Һөнәри бәйрәм алдыннан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Халык укытучылары белән очрашу оештырды

2022 елның 4 октябре, сишәмбе

Чарада катнаштылар:

Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы, ТР Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире;

Евланова Александра Фёдоровна,  Г. С. Боровиков исемендәге 3 нче Алексеевский урта гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы;

Хәмидуллина Камәрия Зиннур кызы, хезмәте ветераны,  Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясенең экс-директоры;

Вахитова Людмила Трофимовна, Е.Н. Королёв исемендәге Түбән Кама политехника көллиятенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы;

Михайлин Сергей Иванович, КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге лицеенда информатика һәм ИКТ укытучысы;

Рыжов Александр Васильевич, Казан шәһәре Яңа Савин районының 113 нче урта мәктәбенең физкультура укытучысы;

Лазарев Юрий Юрьевич, Казан шәһәре Мәскәү районының 2 нче лицей-интернатында  тарих укытучысы;

Дроздова Елена Анатольевна, Казан шәһәренең Вахитов районындагы 39 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең инглиз теле укытучысы;

Хикмәтуллин Мөдәрис Солтан улы, Казан шәһәре Идел буе районының   42 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең физкультура укытучысы.

Очрашуда шулай ук ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының хезмәт ветераны, ТР мәгариф һәм фән министрының элеккеге урынбасары Гафуров Таһир Гафурович катнашты, ул  дәүләт бүләге - «ТАССРның 100 еллыгы » медале белән бүләкләнде.

Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Ул очрашуда катнашучыларны Бөтенроссия Зур укытучылар атнасы һәм Халыкара укытучылар көне белән котлады! Педагогларга иҗади активлык, һөнәри үсеш, сәламәтлек һәм уңышлар теләде!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International