Халыкара укытучылар көнен бәйрәм итү уңаеннан тантаналы чара Казан Кремлендә узды. Педагогларны һөнәри бәйрәмнәре белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады.
ТР Президенты билгеләп үткәнчә, Татарстан мәктәпләрендә укучыларны үз предметлары белән кызыксындыра алырлык, яхшы белем бирүче талантлы педагоглар күп. Аерым алганда, узган уку елында укытучылар эше нәтиҗәсендә 237 укучы Бөтенроссия фән олимпиадаларында җиңүче һәм призер булды, өч укучы химия һәм математика буенча халыкара олимпиадаларда җиңде. Моннан тыш, мәктәпне 2 меңнән артык укучы медаль белән тәмамлаган.
Ул шулай ук көллият һәм техникум укытучыларына рәхмәт белдерде, алар 2 октябрьдә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.
«Бүген бу залда иң яхшылар - безнең алтын фонд: халык укытучылары, педагогия династияләре вәкилләре катнаша. Ышанам, сез киләчәктә дә үз һөнәрегезнең данлы традицияләрен сакларсыз", - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов республиканың иң яхшы укытучыларына Татарстан дәүләт бүләкләрен һәм ТР Президенты рәхмәт хатларын тапшырды. Моннан тыш, Казан федераль университетының ике укытучысы: югары мәктәпнең педагогика кафедрасы мөдире Әлфия Масалимова һәм Лобачевский исемендәге лицей директоры Елена Скобельцына М.И. Мәхмүтов исемендәге Дәүләт премиясен алды.
«Мондый проектларда катнашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерәсем килә. Мәхмүтов исемендәге конкурс бер үк вакытта укытучы һәм галимнең абруен күтәрә. Казан федераль университеты галимнәренең фәнни җитәкчелегендә Лобачевский лицее бөтен Татарстанны югары дәрәҗәдә таныта торган әһәмиятле нәтиҗәләргә ирешә. Шушы нәтиҗәләр аркасында мин дә шундый югары бүләккә лаек булдым, - диде бүләкләүдән соң Скобельцына.
Чарада шулай ук педагогик династия вәкилләрен хөрмәтләделәр. Рөстәм Миңнеханов Спас районыннан Борюшкиннар гаиләсенә хезмәтләре һәм һөнәрләренә тугрылык өчен рәхмәт белдерде, аларның гомуми педагогик стажы 483 ел тәшкил итә: Чаллыдан Вәлиуллин-Гусевлар гаиләсе 700 елдан артык педстажлы, Балык Бистәсе районыннан Закиров-Урматовлар гаиләсенә 678 елдан артык стажлы, Алабуга районыннан Захаровлар гаиләсе.
"Бүген минем белән хатыным, ул 45 елдан артык башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләде, кызым - коррекцион мәктәп укытучысы. Безнең гаиләдә 16 укытучы һәм гомуми педагогик стаж 700 елдан артык ", - ди Борис Захаров.
17 кеше “Татарстан Республикасының атказанган укытучысы” дигән мактаулы исемгә лаек булды, алар арасында - КФУның IT-лицей педагогы Фидалия Халикова да бар.