Миңнеханов укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

2022 елның 5 октябре, чәршәмбе

Казан Кремлендә Халыкара укытучылар көне  уңаеннан тантаналы чара узды. Педагогларны һөнәри бәйрәмнәре белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады.

«Без илебез белән бергә Укытучылар көнен бәйрәм итәбез. Ул тарихи вакыйгалар көннәрендә, Донецк һәм Луганск халык республикалары, Херсон һәм Запорожье өлкәләре  көчле Россияне  сайлаган вакытта уза ", - диде Миңнеханов.

Ул 30 сентябрьдә Россия Президенты Владимир Путин "безнең ил белән азат ителгән территорияләрне яңадан берләштерү" турындагы килешүгә кул куйганын искә төшерде. «Без бөтен дөньяга суверенитетны һәм үз гражданнарыбызны яклауны тәэмин итүебезне күрсәттек», - дип ассызыклады республика җитәкчесе.

ТР Президенты билгеләп үткәнчә, Татарстан мәктәпләрендә укучыларны үз предметлары белән кызыксындыра алырлык, яхшы белем бирүче талантлы педагоглар күп. Әйтик, узган уку елында укытучылар эше нәтиҗәсендә 237 укучы Бөтенроссия фән олимпиадаларында җиңүче һәм призер булды, өч укучы химия һәм математика буенча халыкара олимпиадаларда җиңде. Моннан тыш, мәктәпне 2 меңнән артык укучы медаль белән тәмамлаган.

“Иртәгә безнең предприятиеләрдә, хастаханәләр, балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә кем эшләячәк, ватаныбызны кем яклаячак, күп очракта укытучыдан тора”, - дип белдерде республика җитәкчесе.

Ул шулай ук 2 октябрьдә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үткән көллият һәм техникум укытучыларына рәхмәт белдерде.

«Бүген бу залда укытучыларның иң иңнәре, безнең алтын фонд: халык укытучылары, педагогия династияләре вәкилләре катнаша. Ышанам , сез киләчәктә дә үз һөнәрегезнең данлы традицияләрен сакларсыз",диде ул.

Шулай ук, республиканың иң яхшы укытучыларына Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырды. КФУның ике укытучысы М.И. Мәхмүтов исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International