“Иң мөһиме - аның балаларны яратуы”: Шәймиев беренче укытучысы турында ничек кайгыртканын сөйләде

2022 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

Бөтендөнья укытучылар көненә багышланган бәйрәм концерты Казанда «Адымнар - белем һәм татулыкка юл» полилингваль комплексы базасында узды. Педагогларны бәйрәм белән ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин котлады.

Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев һәр кешенең аякка басуында белем бирүнең нинди роль уйнавы, шулай ук хәзерге җәмгыятьтә педагогның роле турында сөйләде. Үзенең чыгышында ул мәктәп елларын һәм беренче укытучыны искә төшерде.

«Без кечкенә генә  авылда, иске клубта укыдык. Аны ике өлешкә бүлделәр, һәм анда дүрт сыйныф укыды. Дәресләрне яшь укытучы Хәдичә апа алып барды. Ул берүзе дәрес тикшерә, биремнәр бирә, ә иң мөһиме - аның балаларга булган яратуы. Ул ялгыз иде. Мин гомерем буе  беренче укытучымны ташламадым, һәм бу - батырлык түгел. Казанда төрле вазифаларда эшләгәндә, мин үземнең беренче укытучымны онытмадым”, - диде Минтимер Шәймиев.

ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин искәртеп узганча, укытучылар көне, совет чорыннан,  октябрьнең беренче якшәмбесендә билгеләп үтелгән.

 "Әлеге бәйрәмне октябрьнең беренче якшәмбесеннән алып ел буе билгеләп үтәргә мөмкин. Чөнки укытучыларны искә алу, аларга рәхмәт сүзләре әйтү өчен бер генә көн җитми. Укытучылар бездән заман таләпләренә җавап бирә торган чын кешеләр ясады бит. Шуңа күрә педагогларга барыбыз да  рәхмәтле», - диде ул.

Татарстанда 76 меңнән артык педагогик хезмәткәр эшли, шул исәптән 36 меңнән артыгы мәктәпләрдә эшли, 22 меңнән артыгы - балалар бакчаларында, 3,5 меңгә якын - өстәмә белем бирү учреждениеләрендә, 11 меңнән артыгы - югары һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International