Дәүләт башлыгы Россиядә белем бирүнең һәм тәрбиянең суверен системасын ныгытырга чакырды

2022 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин видеоконференция режимында «Россия ел укытучысы - 2022» конкурсы призерлары, шул исәптән аның җиңүчесе Дмитрий Лутовинов, шулай ук «Классная тема» телетамашасы финалистлары белән очрашты. Дәүләт башлыгы педагоглар белән илдә белем бирү процессын оештыру мәсьәләләре, яңа төбәкләрне дә кертеп, укытучыларның эш шартлары, белем бирү һәм тәрбия программаларының эчтәлеге, мәктәпләрнең инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре турында фикер алышты.

«Бүген без укытучылар көнен билгеләп үтәбез, һәм мин сезне чын күңелдән шушы бәйрәм белән котлыйм. Россиянең барлык 89 төбәге укытучыларын тәбрик итәм. Алга таба да барыгызга да уку процессын камилләштерергә - яңа мәктәпләр торгызырга, ремонтларга, төзергә, кирәкле бөтен ярдәмне күрсәтергә ярдәм итәчәкбез. Аңлыйбыз, бу Россия Федерациясенең яңа субъектлары өчен аеруча мөһим ", - диде Владимир Путин үзенең сәламләү сүзендә.

Россия Президенты яңа төбәкләргә көзге каникулларда балаларның ялын оештыруда һәм мәктәп укучылары һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр өчен диспансеризация үткәрүдә ярдәм итәргә кирәклеген әйтте.

 Владимир Путин үз укучыларына  намус һәм бурыч, үз тамырларына тугрылык, үз тарихы, туган җире өчен җаваплылык, ярдәмгә килергә әзер тору, үз Ватаныңны якларга әзерлек буенча мөһим дәресләр биргән укытучыларга рәхмәт белдерде.

Донецк Халык Республикасыннан «Россия ел укытучысы - 2022» конкурсы призеры Макеевканың 83 нче урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Юлия Бахмутская Президентка ДХР, ЛХР, Запорожск һәм Херсон өлкәләре хезмәттәшләре исеменнән регионнарда белем бирү процессын торгызган, уку йортлары инфраструктурасын ныгыткан һәм укытучыларны методик әзерләгән өчен рәхмәт белдерде.

Владимир Путин билгеләп үткәнчә, мөстәкыйль милли мәгариф системасын һәм үсеп килүче буынны тәрбияләүне ныгытырга, илнең мәгариф пространствосы бердәмлеген тәэмин итәргә кирәк.


Россия Президенты Россия төбәкләрендә шәһәрләрнең героик тарихына багышланган махсус программалар гамәлгә ашырылуы турында сөйләде. Аның сүзләренчә, эчке туризм кысаларында мондый программалар хупланырга һәм киңәергә тиеш.

Владимир Путин укытучыларның  мәктәпләрдә эшләү шартлары белән бәйле     сорауларына җавап бирде.

Сергей Кравцов сүзләренчә, "Минем мәктәп" ФГИС проекты гамәлгә ашырыла, ул мәктәп программасыннан предметлар буенча мәгълүматлар базасын, уңайлы һәм сакланган коммуникация системасын үз эченә алган. Мәгариф министры ассызыклаганча, мәгълүмати технологияләр традицион мәгариф системасы өчен ярдәм булырга, укытучы эшен җиңеләйтергә һәм аның өчен яңа мөмкинлекләр ачарга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International