Россия мәгариф министрлыгы авыл мәктәпләре инфраструктурасын яңартуга аерым игътибар бирә. Бу хакта авыл мәктәпләре укытучыларының VI Бөтенроссия съезды барышында Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов белдерде, дип хәбәр итә Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы.
«Авыл мәктәпләре махсус якын килүне таләп итә. Мәсәлән, мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасында авыл җирлегендә урнашкан белем бирү оешмаларына өстенлек бирелә, - бу гомуми санның 65%ка якыны. Мәктәп инфраструктурасын яңарту бик мөһим, балаларга кызык һәм укырга уңайлы булсын өчен», - диде Сергей Кравцов.
Мәгариф министры әйтүенчә, алар кайда гына укысалар да, сыйфатлы белем алырга тиеш, бу бөтен ил территориясендә бердәм белем бирү киңлеге төзергә ярдәм итәчәк.
Тәрбия эшләренә, шулай ук өстәмә белем бирү системасын үстерүгә аерым игътибар бирелә.
"2024 елда барлык мәктәпләрдә спорт клублары һәм театрлар барлыкка киләчәк - бүгенге көнгә инде 19 мең мәктәп театры булдырылган, яңа "Кванториумнар", шул исәптән мобиль, "Точка роста", "IT-куб" үзәкләре ачылу дәвам итәчәк.
Сергей Кравцов билгеләп үткәнчә, 2022 елда Россия Мәгариф министрлыгының барлык программалары тулы күләмдә гамәлгә ашырыла һәм бу эш алга таба да дәвам итәчәк.
Авыл мәктәпләре укытучыларының VI Бөтенроссия съезды 2022 елның 4-5 октябрендә Мәскәү педагогика университетында Зур укытучылар атналыгы чаралары кысаларында уза.
Чараны оештыручы - Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы.