Татарстан мәктәпләрендә «Мәктәп бизнес-старты» программасы буенча укулар башланды. Бу атнада беренче дәресләр бөтен республика буйлап уза. Исегезгә төшерәбез, программа 12 мең укучыны үз эченә алачак һәм урта мәктәптә эшмәкәрлекне укытуга нигез салачак. «Мәктәп бизнес-старты» проектын Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырды.
Дәресләр эшлекле уен форматында уза. 60 кешелек төркемнәргә бүленгән мәктәп укучылары эшкуарның портретын төзиләр һәм махсус тест узалар, шулай ук бизнес-план әзерләп һәм PR-кампанияне эшләп, үз проектларын тәкъдир итәләр. Уку барышында Татарстан районнары һәм Казанда барлыгы 200 гә якын чара үтәчәк.
Шул рәвешле, 5-7 сыйныф укучылары үзләрен бизнес булдыручылар сыйфатында сынап карый алачак, шулай ук командада эшләргә өйрәнәчәк.
Эшлекле уенны уңышлы башкарып чыккан укучылар киләсе этапта эшмәкәрлек эшчәнлегенең теоретик һәм практик күнекмәләренә тирәнтен өйрәтү узачак. Бу команда семинарлары булачак, аларда мәктәп компанияләре катнашачак. Алар тәмамлангач, катнашучылар үз проектларын эксперт-эшмәкәрләргә тәкъдир итәчәк. Бу этапны узган укучылар проектның икенче дәрәҗәсенә чыгачак. Яңа ел алдыннан аларны хәйрия мәктәп ярминкәсендә, ә аннары бизнес-кейслар чемпионатында көтәләр.
Мәктәп бизнес-компанияләренең финал слеты 2023 елның апреленә билгеләнгән. Анда 40 команда составында 120 укучы катнашачак. Алар барысы да уникаль тәҗрибә алачак.
«Мәктәп бизнес-старты» программасы «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.