Казанда мобилизацияләнгән гаиләләрдән булган балаларга ташламаларны раслау өчен пластик карточкалар бирәчәкләр, алар буенча балалар муниципаль һәм республика мәдәни учреждениеләренә һәм муниципаль спорт объектларына бушлай йөри алачак. Шулай ук алар җәмәгать транспортыннан бушлай файдалана алачак. Аларны ташламалы карточкалар белән тәэмин итәргә шәһәр мэры Илсур Метшин кушты.
Карталар бирә башлау датасы һәм аларны алу тәртибе турында шәһәр администрациясе матбугат хезмәте аерым хәбәр итәргә вәгъдә итте. Җәмәгать транспортында бушлай йөрү өчен аерым транспорт карталары гамәлдә булачак. Билгеләнгән гаиләләргә ярдәм чарасы буларак бушлай йөрү 10 октябрьдән башлана.
Исегезгә төшерәбез, кичә Метшин өлешчә мобилизация белән бәйле социаль-гуманитар мәсьәләләр буенча штаб утырышы уздырды.