Азнакайда укытучыларга багышланган мемориаль комплекс ачылды

2022 елның 8 октябре, шимбә

2022 елның 6 октябрендә Азнакайда Азнакай районы укытучыларына багышланган мемориаль комплекс ачылды. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, үзе  күп еллар халык мәгарифе идарәсе җитәкчесе булып эшләгән, Дамир Гыйләҗев инициативасы белән моннан ике ел элек , «Укытучы! Синең исемең алдында...» дигән проектка әзерлек башланган иде.

Комплексны урнаштыру урыны итеп Азнакайның  үзәк урамындагы  район мәгариф идарәсе бинасы каршындагы территорияне сайлыйлар.

Тантаналы чарада Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, башкарма комитет җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева, район ветераннар советы рәисе Миргасыйм Ильясов катнашты. Элеккеге һәм бүгенге хезмәттәшләрен, остазларын искә алырга район мәгариф ветераннары, мәгариф оешмалары җитәкчеләре һәм педагоглары килгән иде.

 Комплексны булдыручыларга укытучыларның туганнары, балалары һәм оныклары рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International