Журналистлар һәм блогерлар конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә

2022 елның 7 октябре, җомга

Россия Мәгариф министрлыгының «ПРО Образование - 2022» Бөтенроссия мәгариф журналистикасы конкурсына гаризалар кабул итү  дәвам итә. Журналистларның һәм блогерларның конкурс эшләрен эксперт советы бәяләячәк, аның составында әйдәп баручы федераль массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары, медицина индустриясе һәм журналистика өлкәсендә белгечләр әзерләүче фәнни берләшмәләр, вузлар вәкилләре, шулай ук атказанган педагоглар һәм журналистлар.

 Алар конкурска кергән гаризаларны  социаль әһәмияткә ия темалар, дөреслек һәм яктырту тирәнлеге, шулай ук конкурс таләпләренә туры килү-килмәве ягыннан караячак.

Кергән гаризаларны алар бер-берсенә бәйсез рәвештә читтән бәяләячәк. Экспертлар советы составы белән конкурсның рәсми сайтында танышырга мөмкин.

Катнашучылар һәр номинация буенча  берәр гариза  бирә ала. Рәсми сайтта гаризалар кабул итү 2022 елның 30 октябренә кадәр дәвам итәчәк.

Конкурста җиңүчеләрне һәм финалистларны бүләкләү тантанасы  Мәскәүдә ноябрьдә узачак. Анда илнең әйдәп баручы журналистлары, медиаперсоннар, шулай ук Россия Мәгариф министрлыгы вәкилләре катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International