Россиялеләр барыннан да бигрәк мәктәп укытучыларында балаларга карата ихтирам һәм мәрхәмәтлелекне бәялиләр: 32% сораштырылган кеше әлеге сыйфатларны педагог өчен төп сыйфат дип атаган. Сораштыру Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) тарафыннан, укытучылар көне уңаеннан үткәрелгән.
Сораштыру нәтиҗәләре буенча, респондентлар педагогларның мөһим сыйфатлары дип шулай ук әдәплелек, балаларга мәхәббәт һәм башкаларны атады. Әйтик, педагогның төп сыйфатлары арасында респондентларның дүрттән бер өлеше тәртип, гаделлек һәм объективлык, 21 %ы - балаларга карата кайгыртучанлык һәм мәхәббәт, 20 %ы – белем дип җавап биргән.
Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге мәгълүматлары буенча, соңгы биш елда җәмгыятьтә укытучы һөнәренең абруе арткан. Моны россиялеләр мөмкин булган 5 баллның 3,19 баллы белән, уртача бәяли - бу күрсәткеч 2017 елдан 0,33 баллга арткан. Мәгариф һәм фән өлкәсе хезмәткәрләре үзләре һөнәрләрен 2,94 баллга бәялиләр.
Сораштыру телефон интервьюсы форматында үткәрелде. Анда 18 яшьтән өлкәнрәк 1600 россияле катнашкан.