Татарстанда Зур укытучылар атнасы дәвам итә

2022 елның 7 октябре, җомга

Зур укытучылар атнасын үткәрү һәм мәгариф системасы ветераннарын ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы исеменнән хөрмәтләү кысаларында балаларга өстәмә белем бирү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Семен Федоров  министрлыкның балаларга өстәмә белем бирү бүлегенең элеккеге башлыгы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Вәлиев Рево Вәгыйзь улын Халыкара укытучылар көне белән котлады һәм аңа “Мактаулы остаз”  билгесе тапшырды.

1988 елдан 2006 елга кадәр Рево Вәгыйзь улы балаларны тәрбияләү һәм өстәмә белем бирү бүлеген җитәкли. 2006-2013 елларда  мәктәптән тыш эшләү республика үзәге методисты булып эшли. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен Рево Вәгыйз улы Татарстан Республикасының бик күп мактаулы исемнәренә лаек була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International