Казанда 25 нче тапкыр ел саен үткәрелә торган авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкә-күргәзмәсе узды. Анда Татарстанның муниципаль районнары һәм мәгариф оешмалары катнашты.
Узган еллардагы кебек үк, һәр муниципаль район көллиятләр һәм техникумнар, мәктәпләр һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре белән берлектә үзенең экспозиция мәйданчыгын оештырды. Тәкъдим ителгән продукцияне Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева һәм республиканың Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин бәяләде.