17 октябрьдә Россиядә финанс белеме буенча Марафон старт ала. Ул онлайн-вебинар форматында узачак. Чара мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әти-әниләренә һәм педагогларга исәпләнгән. Марафонны оештыручылар Россия Мәгариф министрлыгы, РАО балачак, гаилә һәм тәрбия институты, Финанс белемен үстерү ассоциациясе һәм Милли ата-аналар ассоциациясе, дип хәбәр итә Россия Мәгариф министрлыгы.
Марафонны финанс белеме буенча экспертлар, финанс консультантлары, бу өлкәдәге китап авторлары үткәрәчәк.
Берничә көн дәвамында марафон кысаларында ата-аналар экспертлар белән бергә шәхси финанс планлаштыру, аларны саклау, финансларны дөрес бүлү мәсьәләләрен караячак; кесә чыгымнары һәм аларны контрольдә тоту дәрәҗәсе турында фикер алышачак .
Марафон 2022 елның 20 октябренә кадәр дәвам итәчәк.