Казанда 2022 елда педагогик эшчәнлектәге казанышлары өчен Татарстан Республикасының иң яхшы укытучыларын бүләкләделәр

2022 елның 7 октябре, җомга

7 октябрьдә Укытучы һәм остаз елын башлап җибәрүне күздә тоткан Зур укытучылар атнасы кысаларында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры И.Г.Һадиуллин 2022 елда педагогик эшчәнлектәге казанышлары өчен Татарстан Республикасының иң яхшы укытучыларына премияләр бирү конкурсында җиңүчеләр белән очрашты.

Очрашу барышында министр түбәндәгеләрне билгеләп үтте: «Безнең өчен барлык педагогларның да: шәһәр һәм авыл педагогларының да һөнәри үсешкә тигез мөмкинлекләре булуы мөһим. Сездә педагогик коллективлар лидерлары буларак аерым миссия ята - бу остазлык һәм хезмәттәшләрегезгә, шул исәптән яшь укытучыларга ярдәм итү миссиясе ".

Укытучылар бәйгегә әзерләнү турында тәэсирләре белән уртаклаштылар, мәктәптә белем бирүнең сыйфатын яхшырту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International