Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы, яшьләр сәясәте һәм тәрбия эшчәнлеге мәсьәләләре белән шөгыльләнүче югары уку йортлары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре өчен, "Буынгар тавышы. Проректорлар" дигән яңа флагман программа башлап җибәрә. Онлайн-этапта катнашу өчен сылтама буенча кереп теркәлергә мөмкин.
Программада түбәндәге темалар буенча өч белем бирү модуле планлаштырылган: «Буыннар әлифбасы»,«Яшьләр сәясәтенең экосистемасы», "Минем ил - минем мөмкинлекләр".
Декабрьгә кадәр аларны югары уку йортларының профиль бүлекчәләре хезмәткәрләре һәм проректоры, барлыгы 500 кеше, уза алачак. Укулар онлайн форматта да, "Машук" Белем үзәге базасында да үткәреләчәк.
Беренче офлайн курслар 22 октябрьдә башлана. Программа кысаларында укуны уңышлы узган укытучылар тәрбия эшләре буенча Конгресста катнашуга тәкъдим ителәчәк.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, өч белем бирү модулен үткәрү планлаштырыла:
I - 22-25 октябрьгә кадәр,
II - 24 -27 ноябрьгә кадәр,
III - 8-11 декабрьгә кадәр.
Катнашучылар шулай ук, вебинарлар тыңлый һәм югары уку йорты яшьләре белән эшләү стратегиясен һәм программасын үз эченә алган модульара эштә катнаша, тәрбия эше планнарын тикшерә алалар(яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыручы төбәк хакимият органнары белән берлектә).