НГПУ укытучылары һәм студентлары ЛХР өчен 600 килограмм гуманитар йөк җыйды

2022 елның 11 октябре, сишәмбе

Студентлар, профессор-укытучылар составы, НГПУ хезмәткәрләре ЛХР халкына ярдәм  итү акциясендә катнашты.

Кабул итү пунктлары университетның өч уку корпусында да оештырылды. Атна эчендә  180 литр көнбагыш мае, 250 төргәк чәй, 200 банка куертылган сөт, 70 кг ярма, 70 кг макарон, балык һәм ит консервлары, печенье җыелды. Шулай ук , җылы оекбашлар да   җыйдылар.

 "Безнең өчен бу акция - катлаулы тормыш ситуациясенә эләккәннәргә чын күңелдән ярдәм итү мөмкинлеге,”- диделәр НГПУның "Җиңү варислары" хәрби-тарихи клубы егетләе.

«Татарстан Республикасы Луганск халык республикасының Лисичанск шәһәрен  шефлыкка алды. Татарстан инфраструктураны торгыза, төзелеш материаллары һәм коммуналь техника белән булыша. Безнең университет шулай ук үз көченнән килгәнчә өлеш кертергә булды, - дип билгеләп үтте НГПУ ректоры,  шәһәр Советы депутаты  Әлфинур Галиәкбәрова.

"Бердәм Россия" партиясенең Яр Чаллы бүлеге йөк автомобиле бирде. Алга таба гуманитар ярдәм үзәкләштерелгән рәвештә Луганск халык республикасына җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International