Студентларның ишү лигасының җәйге сезоны финалы, Ишкәкле спорт төрләре үзәгендә , Идел буе спорт һәм туризм университеты объектларының берсендә узды. Анда 33 команда катнашты. Быел финалда беренче тапкыр көймәләрнең кече класслары командалары катнашты - ялгыз, парлы һәм ачык ишкәкле көймәләр. Идел буе университеты студентлары чираттагы тапкыр Студентларның ишкәк ишү лигасы финалы гына түгел, ә бөтен сезонның чемпионы булдылар.
Ир-атлар арасында финал ярышларында «KAZAN DRAGONS» Идел буе университеты командасы җиңү яулады. Дөрес әзерлек студентларга ИТМО Милли тикшеренү университеты командасын җиңәргә ярдәм итте. Сезонның соңгы узышында җиңүчеләр экипажы составына Куаныш Бекмембетов, Роман Кондрашин, Денис Пенин, Олег Сартаев, Артем Шперов, Владислав Карфик, Рахат Дусейкено, Даниил Савченко һәм Павел Мокрушин керде. Бронза медальләрне Кубань Дәүләт университеты командасы, Краснодар шәһәренә алып кайтып китте.
Ябылу тантанасында узышта катнашучыларны Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов сәламләде, ул спортчыларга матур көрәш өчен рәхмәт белдерде һәм укырга керергә теләүчеләрне Идел буе университетына чакырды.
Җиңүчеләр һәм призерлар Идел буе спорт һәм туризм университеты ректоры Рафис Борһанов кулыннан бүләкләр алды. Сәламләү сүзендә ул спортчыларга Россия студентлар спорт берлеге исеменнән искиткеч чыгыш ясаганнары өчен рәхмәт белдерде.