Сферум мәгълүмат-коммуникация белем бирү платформасы укытучылар өчен "Аралашу марафонын" башлап җибәрә. Акциядә катнашу өчен, VK Мессенджер смартфонына урнаштырырга, уку профиленә керергә һәм актив файдалана башларга - укучылар һәм коллегалар белән чатлар булдырырга, хәбәрләр һәм файллар белән алмашырга кирәк.
Акция өч этапта: 11-31 октябрьдә, 1-30 ноябрьдә һәм 2022 елның 1-26 декабрендә үткәреләчәк. Ай саен иң актив 10 укытучы билгеләнәчәк, алар призга смартфоннар алачак.
Моннан тыш, укытучылары акциядә катнашкан иң актив биш мәктәпкә без белем бирү процессы өчен ноутбук бүләк итәчәкбез. Ә айның иң актив төбәге акыллы колонкалар алачак.
"Цифрлы мәгариф" ҖЧҖ (VK һәм "Ростелеком"ның уртак предприятиесе) -сферумны эшләүче , мәгариф өлкәсендә югары технологияле сервислар булдыру өчен 2019 елның җәендә оештырылган.
Сферум 2021 елның 31 мартында РФ Хөкүмәтенең 2040 номерлы карары нигезендә "Цифрлы белем бирү мохите" булдыру кысаларында эшләтеп җибәрелде.