Яр Чаллының дәүләт педагогия университеты «Яңа офыклар» агарту форумын уздыру мәйданчыгы булды

2022 елның 11 октябре, сишәмбе

Яр Чаллы дэүләт педогогия универмитеты 5 октябрьдән 7 октябрьгә кадәр "Яңа офыклар" өч көнлек агарту форумын уздыру мәйданчыгы булды. Чара Россия “Белем” җәмгыяте тарафыннан Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы белән берлектә оештырылды.

Марафон ачылышы книверситетның универсаль педагогик компетенцияләр Технопаркында узды. Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының мәгълүмати-аналитик эшләр бүлеге башлыгы Рәзилә Замалова чыгыш ясады.

Форум барышында студентлар актуаль һөнәри белем һәм педагогик эшчәнлектә кирәк булачак күнекмәләрне практикада куллана алдылар. Форум спикерлары - маркетинг өлкәсендәге экспертлар, бизнесменнар, мәгариф программалары авторлары, психологлар һәм коуч уңышлы остазлык серләре, укытучының шәхси бренды, белем бирүдә буллинг һәм геймификациянең мөһимлеге турында сөйләделәр. Тыңлаучылар шулай ук халык алдында булган куркуны җиңәргә һәм тыңлаучылар игътибары белән  идарә итәргә өйрәнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International