«Россиянең иң яхшы инклюзив мәктәбе - 2022» Бөтенроссия конкурсының федераль этабының беренче тур нәтиҗәләре буенча, икенче турга Россия Федерациясенең 41 субъектыннан 60 финал оешма-финалист узды. Конкурсның һәр өч номинациясендә 20 финалист инклюзив белем бирүне, ял итүне һәм сәламәтләндерүне оештыру буенча үз тәҗрибәләрен күрсәтәчәк. Чараны Россия Мәгариф министрлыгы һәм Мәскәү дәүләт психология-педагогика университеты оештыра.
«Россиянең иң яхшы инклюзив мәктәбе - 2022» конкурсы өч номинация буенча уза: «Иң яхшы инклюзив балалар бакчасы», «Иң яхшы инклюзив мәктәп», «Балаларның иң яхшы ял итү һәм аларны савыктыру инклюзив оешмасы».
Татарстан вәкилләре өч номинациядә финалның икенче турына чыкты. Алар 26-28 октябрьдә Мәскәүдә конкурсның федераль этабында икенче турда катнашачак.