14 октябрьдә Түбән Камада Идел буе федераль округының Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадет корпусы базасында «Кадет Приволжья-2022» VI кадет корпусларының тантаналы ачылышы узачак. Ярышлар кадет мәгарифен үстерү эше кысаларында оештырылды, ул РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров ярдәмендә уздырыла.
Ел саен спартакиада Башкортстан, Татарстан, Удмурт һәм Чуваш республикаларыннан, шулай ук Түбән Новгород өлкәсеннән 100 дән артык кадет корпусында тәрбияләнүчеләр катнаша. Спартакиадага эләгү өчен катнашучыларга үзләрен укуда һәм спортта күрсәтергә кирәк иде.
Ике көн дәвамында кадетларга спорт, хәрби-спорт ярышларында, иҗади һәм интеллектуаль конкурсларда белем, осталык һәм талантларын күрсәтергә туры киләчәк. Финал ярышларына 15 октябрьдә йомгак ясалачак.