2022/2023 уку елында яңалык йомгаклау иншасының биш тематик юнәлешен гамәлдән чыгару булды. Моның урынына ябык банк барлыкка килде, аның нигезенә узган елларда кулланылган темалар салынган (хәзер алар 1,5 меңнән артык). Темалар өч блокка бүленгән: "Кеше тормышында рухи-әхлакый юнәлешләр", "Гаилә, җәмгыять, Ватан кеше тормышында", "Кеше тормышында табигать һәм мәдәният"- диде филология фәннәре докторы, Мәскәү белем бирү сыйфат үзәгенең әйдәп баручы белгече А. Кудряшова.
Сайлап алынган темага инша-фикер алышу күләме 350 сүздән башланырга тиеш. Истә тотарга кирәк, йомгаклау иншасында әдәби материал үз фикерләрен раслау өчен аргумент булырга тиеш. Моның өчен инша темасын игътибар белән аңларга кирәк. Әсәрләрнең текстларын исегезгә төшерегез. Авторны , әсәрнең исеме, төп геройларның исемнәре, төп эпизодларны белү мөһим. Уйларга һәм үз фикерегезне белдерергә курыкмагыз. Үз фикерләрегезне дөрес итеп аңлатырга тырышыгыз, әмма цитаталау мәҗбүри түгел!