22-23 октябрьдә Мәскәүдә сыйныф җитәкчеләренең Икенче Бөтенроссия форумы узачак. Ул Россиянең 89 төбәгеннән урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең 1300 активистын һәм кураторларын берләштерәчәк. Форумны Россия Мәгариф министрлыгы Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе нигезендә үткәрә.
Форумда мәгариф, профориентация, ата-аналар коллективы, инклюзия кебек темалар каралачак. Фикер алышу панель дискуссияләр, түгәрәк өстәлләр һәм мастер-класслар форматында узачак.
Форум спикерлары профильле экспертлар һәм танылган педагоглар.
Сыйныф җитәкчеләренең икенче Бөтенроссия форумында, белем бирү һәм эшлекле программалардан тыш, бай мәдәни программа да каралган.
Форум "ВКонтакте" социаль челтәрендә ФКР җәмгыяте мәйданчыгында офлайн һәм онлайн-форматта узачак.
Сыйныф җитәкчеләренең беренче Бөтенроссия форумы 2021 елның октябрендә Россия Президентының 2021 елның 9 маендагы Пр-794 номерлы күрсәтмәсе нигезендә үткәрелде. Форумда илнең барлык төбәкләреннән 1000 гә якын педагог катнашты.
Үткәрү көне: 2022 елның 22-23 октябре.
Үткәрү урыны: Кунак йорты, Мәскәү шәһәре.
Үткәрү форматы: офлайн һәм онлайн.