World University Rankings 2023 университетларының глобаль рейтингына Татарстанның дүрт югары уку йорты керде: Казан федераль университеты, КНИТУ-КАИ, КНИТУ-КХТИ һәм Казан медицина университеты.
Исемлек Times Higher Education халыкара рейтинг агентлыгы тарафыннан әзерләнгән. Гомуми рейтингта КФУ 801-1000 нче урынны, ә калган өч уку йорты 1201-1500 нче урынны алды.
Казан медицина университеты шул ук вакытта Россия медицина югары уку йортлары арасында 2-3 нче урында калды. Рейтингка дөньяның 104 иленнән барлыгы 1799 университет кертелгән, шул исәптән 76 Россия югары уку йортлары.