Россия Федерациясе дәүләт милли сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыруның 10 еллыгына һәм Россия Федерациясе Президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр буенча совет төзелүгә багышланган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе башкалада 16-17 ноябрьдә узачак.
Конференциянең оештыручылары Россия Федерациясе Президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр советы, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык (Россия ФАДН) тора.
Конференция программасына сигез тематик секция керә. Аларның һәркайсы Россия Федерациясе дәүләт милли сәясәтенең максатлары, бурычлары һәм өстенлекле юнәлешләре нигезендә формалаштырылган.
Нәтиҗәләр17 ноябрьдә Президент-отельдәге пленар утырышта ясалачак.
Конференция программасы турында тулырак бердәмлек-күптөрлелек.рф сайтында белергә мөмкин. Конференциядә катнашучыларны теркәү 14 ноябрьгә кадәр.