Казан инклюзив киномәктәбе эше «ТЭФИ-регион 2022» телевизион конкурсының финалына чыкты

2022 елның 13 октябре, пәнҗешәмбе

"Дебют" кыска метражлы картинасы "Иң яхшы телевизион фильм" номинациясендә билгеләнде.

 Быел конкурста 18 номинациядә 501 эш бәяләнде. Финалга чыгучыларның исемнәрен "ТЭФИ-Регион" XXI Бөтенроссия телевизион конкурсында катнашучыларны бүләкләү тантанасы вакытында Черкесскта игълан иттеләр. Ярышларның йомгаклау этабы 25 ноябрьдә Санкт-Петербургта узачак.

 «Титры» киномәктәбе укучылары - 7 яшьтән 17 яшькә кадәрге ишетү һәм терәк-хәрәкәт аппараты функцияләре бозылган балалар һәм аларның сәламәтлекләре буенча чикләүләре булмаган яшьтәшләре, дип хәбәр иттеләр «Добрая Казань» автоном коммерцияле булмаган оешмада.

Балалар инклюзив киномәктәбе бу елның мартында ачылды. Бушлай дәресләрдә балалар актерлык осталыгына, сәхнә сөйләменә, пластикага һәм мимикага, сәхнә осталыгына, режиссурага, операторлык эшенә һәм монтаж сәнгатенә өйрәнәләр. Киномәктәп РФ Президенты грантын кулланып эшли, дәресләр «Үзгәреш» инклюзив укыту һәм иҗади үсеш үзәгендә уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International