Казан укучылары һәм студентлары өчен комикслар лабораториясе оештырыла

2022 елның 13 октябре, пәнҗешәмбе

Казан мәктәпләре укучылары һәм студентлары комикслар лабораториясендә катнаша алачак. Чара яңа татар мәдәниятенең Jadidfest.фестивале  кысаларында узачак.

Лабораториядә очрашулар 22, 23, 29 һәм 30 октябрьдә Татарстанның Милли китапханәсендә узачак. Катнашучылар эшләрен 5 һәм 6 ноябрьдә күргәзмә залында күрсәтәчәкләр.

20 яшькә кадәрге балалардан гаризалар түбәндәге сылтама буенча кабул ителә. Лабораториядә катнашучыларның исемнәре 20 октябрьдә билгеле булачак, дип хәбәр итә ТР Милли китапханәсе матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International