Азнакайда мәгариф идарәләре методистларының республика семинары бара

2022 елның 13 октябре, пәнҗешәмбе

Мәгариф идарәләре методистларының республика стажировкалары бүген Азнакайдан старт алды.

Анда Сарман, Мөслим, Алабуга, Зәй районнарыннан 16 методист катнаша.

Кунакларны сәламләп, мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева аларга эшләрендә уңышлар теләде.

“Мондый стажировкалар республиканың 10 районында узачак. Без ике көн дәвамында анда катнашучыларга үзебезнең методик хезмәт эшчәнлеге юнәлешләре буенча  практик тәҗрибәне тәкъдим итәчәкбез, – ди мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбарсары Лилия Әхмәдишина.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International