Рособрнадзор чыгарылыш укучылары һәм педагоглар өчен яңа онлайн-консультацияләр циклын уздырачак

2022 елның 14 октябре, җомга

Консультацияләр 17 октябрьдә башлана һәм 12:00 сәгатьтә үткәреләчәк. Ай дәвамында чыгарылыш сыйныф укучылары барлык фәннәр буенча БДИга әзерлек, шулай ук йомгаклау иншасы турында мәгълүмат ала алачак. Консультацияләр Рособрнадзорның "ВКонтакте" битендә, Rutube һәм Рособрнадзорның социаль челтәрләрдәге башка аккаунтларында онлайн-режимда трансляцияләнәчәк.

“ВКонтакте" социаль челтәрендә барлык теләүчеләр үз сорауларын имтихан материалларын эшләүчеләргә турыдан-туры бирә һәм онлайн-режимда җаваплар ала алачак. Соңрак консультацияләрнең видеоязмалары Рособрнадзор һәм ПҮФИ интернет-ресурсларында бастырылачак.

Консультация расписаниесе:

17 октябрь - йомгаклау иншасы

18 октябрь - физика буенча БДИ

21 октябрь - рус теле буенча БДИ

24 октябрь - математика буенча БДИ

25 октябрь - информатика һәм МКТ буенча БДИ

27 октябрь - география буенча БДИ

28 октябрь - биология буенча БДИ

1 ноябрь - җәмгыять белеме буенча БДИ

7 ноябрь - химия буенча БДИ

8 ноябрь - әдәбият буенча БДИ

10 ноябрь - чит телләр буенча БДИ

11 ноябрь - тарих буенча БДИ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International