Казан укучысы финанс куркынычсызлыгы буенча Халыкара олимпиада финалына үтте

2022 елның 14 октябре, җомга

Казанның Вахитов районындагы 131 нче лицей укучысы Роман Трапезников финанс куркынычсызлыгы буенча икенче Халыкара олимпиада финалисты булды. Йомгаклау этабы хәзер Сочида, "Сириус" мәгариф үзәгендә уза.

Олимпиада финалында катнашучылар өчен панель дискуссияләр, күргәзмә, спорт чаралары, семинарлар, практикумнар, мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр, дебатлар һәм иҗади очрашулар оештырылды. Моннан тыш, мәктәп укучылары һәм студентларның эш бирүчеләр һәм чакырылган экспертлар белән очрашу мөмкинлеге булачак.

Олимпиаданың йомгаклау этабы бүген, 14 октябрьдә тәмамланачак. Интеллектуаль ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар югары уку йортларына кергәндә аерым хокуклар , Росфинмониторинг һәм башка оешмаларда стажировка үтү мөмкинлеге алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International