Россиядә "Фән. Геройлар территориясе" фәнни-популяр конкурсның өченче сезоны уза. Ярышларда 5-11 сыйныф укучылары һәм студентлар катнаша. Конкурс, геройлар.фән.рф, мәгълүмат-белем бирү платформасында онлайн-форматта уздырыла.
Ярышлар берничә этаптп үтә: беренче этап 19 сентябрьдән башланды һәм 9 октябрьдә төгәлләнде, икенче этап 10 октябрьдән 30 октябрьгә кадәр, ә өченче этап 31 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр бара. 9 ноябрьдән 17 ноябрьгә кадәр ярымфинал узачак, ә суперфинал декабрьгә планлаштырылган.
Бәйгенең финалистлары дөнья дәрәҗәсендәге Россия фәнни үзәкләрендә стажировка үтү мөмкинлеге өчен, шулай ук 2022 елның декабрендә Сочида узачак яшь галимнәр конгрессында катнашу өчен көрәшәчәк.