Россия Федерациясе Хөкүмәте балалы гаиләләргә ярдәм итүгә тагын 35 миллиард сумнан артык акча бирде.
Аз керемле гаиләләрдәге өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балаларга айлык түләүләр өчен 29 миллиард сум акча бүленәчәк. Гаиләдәге вәзгыятькә карап, аларның күләме балаларга төбәк яшәү минимумының 50, 75 яки 100% ына җитәргә мөмкин.
Ярдәмгә мохтаҗ булган күп балалы гаиләләргә айлык түләүләргә агымдагы елда 6 миллиард сумнан артык акча җибәреләчәк. Мондый пособие күләме конкрет төбәктәге балаларга яшәү минимумына тигез. Өченче яки аннан соңгы бала тугач, гаиләгә түләү аңа өч яшь тулганчы бирелә.
Эш Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча алып барыла.
«Кешеләрнең үзләренә тиешле акчаларны вакытында алуы мөһим. Төбәк җитәкчеләреннән моны игътибар белән шәхсән карауларын сорыйм», - дип ассызыклады Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин.