Казан шәһәре Вахитов районы 273 нче балалар бакчасында “Халык мәрҗәннәре” исемле проект эшләп килә. Бу проект кысаларында балалалар һәм әти-әниләр белән бергәлектә туган ягыбызның күренекле шәхесләре белән таныша, аларның иҗатын өйрәнә. 12 октябрь көнне бу проектның иҗат җимеше булып балалар өчен җырлар иҗат итүче композитор Наилә Яхина белән очрашу булды. “Ел фасылларына сәяхәт” дип аталган бу кичәдә барлык җырлар да аның иҗатыннан яңгырады. Искиткеч матур, җиңел җырлары өчен балалар авторга рәхмәтләрен белдерде.