Татарстанның 25 мәктәбе белем бирү сыйфатын Милли тикшерүдә катнашты

2022 елның 15 октябре, шимбә

2022 елның 11 һәм 13 октябрендә, репрезентатив сайлаулары нигезендә Мәгариф сыйфатын милли тикшерүдә (НИКО) , Әлмәт, Алабуга, Кукмара, Лаеш, Түбән Кама, Балык Бистәсе, Чирмешән, Чистай районнары, Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән , барлыгы 25 мәктәпнең  1345 6 нчы сыйныф һәм  8 сыйныфларның 1 360 укучысы катнашты.  Россиядә НИКО Рособрнадзор инициативасы белән 2014 елдан бирле уздырыла.

Диагностик эш биремнәре һәм анкеталар мәсьәләләре сынау системасында компьютер экранында  катнашучыга күрсәтелә. Җаваплар компьютерга кертелә. Анкета тутыру белән бергә диагностика эшен үтәү вакыты   90 минут . Укучыларны НИКО да катнашу өчен өстәмә әзерләү таләп ителми.

НИКО нәтиҗәләрен мәгариф оешмалары, педагогик хезмәткәрләр, мәгариф өлкәсендә дәүләт идарәсен гамәлгә ашыручы муниципаль һәм төбәк башкарма хакимият органнары эшчәнлеген бәяләү өчен куллану каралмаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International