Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын формалаштыру һәм аларның үтәлешен җәмәгать контроле проектын гамәлгә ашыру кысаларында 20 октябрьдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның киңәйтелгән утырышы узачак, анда Татарстанның дәүләт хезмәтләре порталының «Опросы жителей» бүлегендә өстенлекле максатлар һәм бурычлар исемлеге билгеләнәчәк.
Фикер алышуда ММЧ вәкилләре һәм гражданнар катнаша алачак.
Иҗтимагый совет утырышында катнашырга теләүчеләргә теркәү формасын тутырырга һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык бирергә һәм 2022 елның 18 октябренә кадәр Mon.OrgOtdel@tatar.ru электрон адресына җибәрергә кирәк.
ММЧ вәкилләре ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә аккредитация узалар. Аккредитацияләү өчен гаризаны 2022 елның 18 октябренә кадәр Monrt16@yandex.ru электрон адресына җибәрергә кирәк.