Буа шәһәренең М.М. Вахитов исемендәге гимназиясе үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте. Уку йорты 1922 нче елның 10 нчы октябрендә 17 бала белән эшен башлап җибәрә. 1923 нче елда халкыбызның каһарман улы Мулланур Муллаҗан улы Вахитов исемен йөртә башлый.
Гимназия юбилей көнендә бик күп кунак кабул итте. Алар арасында ТР Дәүләт Советы комитеты рәисе Шакир Ягудин, Буа якташлык җәмгыяте президенты, ТРның атказанган төзүчесе Ирек Закиров, “Бердәм Россия” БСП ТРБ башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фәнил Шәйхаттаров, Димитровград шәһәренең инженер-технология институты профессоры Хәйдәр Галиуллин, Сембер өлкәсенең татар милли-мәдәни мохтарияте башкарма комитеты рәисе Рәмис Сафин, химик-технолог, техник фәннәр докторы, профессор Фоат Гарифуллин, Тәтеш, Буа, Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин, А. Алиш исемендәге премиясе лауреаты, якташ шагыйрә Йолдыз Шәрәпова һәм башкалар бар иде. 11 нче сыйныф укучылары мөхтәрәм кунакларны гимназиянең бүгенге тормышы белән таныштырдылар, кызыклы экскурсия үткәрделәр.
Юбилей тантанасы шәһәребезнең милли-мәдәни үзәгендә дәвам итте. Килгән кунаклар укытучыларны, гимназиянең ветераннар коллективын бәйрәм белән котладылар, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Сәхнәгә хезмәттә уңыш казанган укытучылар күтәрелделәр. Э.Ф. Сафиуллина - РФ мәгариф һәм фән министрлыгының мактау грамотасы, Р.Х. Галәтдинов, В.Н. Исхакова, Л.Г. Җәләлова, Л.М. Шәймәрдәнова - “Мәгарифтәге уңышлары өчен” күкрәк билгесе, Р.И. Камалетдинов, А.Ф. Сөнгәтуллина - ТР мәгариф һәм фән министрлыгының мактау грамотасы, А.А. Ибраһимова, Л.К. Халитова, А.М. Хисамов – “Мактаулы остаз” мактау билгесе, А.С. Закирова, Р.Р. Шакирова, Л.Г. Шәрипҗанова - район администрациясе грамотасы белән бүләкләнде. Башлангыч сыйныф укытучысы Ш.С. Гыйззәтуллинга ТРның атказанган укытучысы дигән мактаулы исем бирелде. Гимназия директоры Л.Б. Зиннәтуллинга ТР президентының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Бу көнне гимназиягә килүче һәркемнең йөзендә бәйрәм рухы балкыды. Данлы үткәннән якты киләчәккә баручы уку йортының матур эшләренә сокландылар. Киләчәге тагын уңышлы булуын теләделәр.