Чаллыда 4 мең яшүсмер «Мәктәп бизнес-старты» проектында катнашачак

2022 елның 17 октябре, дүшәмбе

Татарстан мәктәпләрендә «Мәктәп бизнес-старты» программасы буенча укулар башланды. Бу атнада беренче дәресләр бөтен республикада  уза. Чаллыда проектта 4 меңгә якын укучы катнашачак. Исегезгә төшерәбез, программа 12 мең яшүсмерне колачлаячак һәм урта мәктәптә эшмәкәрлекне укытуга нигез салачак.

«Мәктәп бизнес-старты» проектын Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырды. Кама аръягы территориясендә Татарстан Республикасында Чаллы шәһәре Сәүдә-сәнәгать палатасы берлеге каршындагы «Уңыш территориясе» балалар һәм яшүсмерләр өчен Бизнес-мәктәп дәүләт проектын гамәлгә ашыра.

Дәресләр эшлекле уен форматында уза. 60 кешелек төркемнәргә бүленгән мәктәп укучылары эшкуарның портретын төзиләр һәм махсус тест узалар, шулай ук бизнес-план әзерләп һәм PR-кампания эшләп, үз проектларын тәкъдир итәләр. Шундый 200 гә якын чара үтәчәк.

Дәресләрэшлекле  уен форматында уен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International