Татарстанда өлешчә мобилизация барышында хәрби хезмәткә чакырылган республика кешесенең һәр балигъ булмаган баласына 20 мең сум күләмендә торган түләү билгеләнгән. ТР Министрлар Кабинеты карарына республика Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.
Мондый карар "социаль якланганлык дәрәҗәсен күтәрү максатларында" кабул ителде. Дәүләт социаль ярдәмен алуга хокукны һәм социаль ярдәмнең башка чараларын билгеләү өчен матди тәэмин итү күләмен исәпләгәндә түләү исәпкә алынмаячак.
Ярдәмгә акчалар Татарстан Хөкүмәтенең резерв фондыннан биреләчәк. Карарның үтәлешен тикшереп тору ТР Хезмәт министрлыгына йөкләнгән.