19 октябрьдән 21 октябрьгә кадәр Казанда Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында (Казан шәһәре, Универсиада авылы, 35 йорт) мәктәп спорт клубларының Бөтенроссия форумы узачак.
Форумда федераль һәм төбәк башкарма хакимият органнары, гомумроссия иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләре, югары һәм гомуми белем бирү оешмалары, мәктәп спорт клублары җитәкчеләре һәм вәкилләре, физик культура укытучылары, өстәмә белем бирү педагоглары, тренерлар-укытучылар, Олимпия һәм паралимпия чемпионнары, илнең 89 төбәгеннән барлыгы 1000 катнашучы булачак.
Россиядә спорт клублары форумы беренче тапкыр уздырыла. Киң күләмле чараның максаты - педагогик бергәлектә физкультура һәм спорт өлкәсендә мәктәп спорт клубларын үстерү буенча белем бирү эшчәнлегенең яңа эчтәлеген формалаштыру.
Форум программасында пленар утырыш, 20 мастер-класслар үткәрү каралган. Шулай ук 20 тематик мәйданчык һәм масштаблы интерактив күргәзмә оештырылачак.
Чараны Россия Мәгариф министрлыгы, «Физик тәрбияне оештыру-методик тәэмин итүнең федераль үзәге» ФДБУ, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Спорт министрлыгы һәм Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты оештыра.