Чыгарылыш укучыларына йомгаклау иншасына әзерлек турында сөйләделәр

2022 елның 18 октябре, сишәмбе

Йомгаклау иншасы язарга  әзерләнүгә багышланган эфир, имтихан материалларын әзерләүчеләрдән БДИга әзерләнү буенча онлайн-консультацияләрнең яңа циклын ачты. Иншага карата булган таләпләр, аны бәяләү критерийлары, инша язганда җәлеп итәргә мөмкин булган әдәби материал турында ФИПИ галиме Елена Зинина сөйләде.

 Иншага ике төп таләп бар, аларны үтәмәү, автомат рәвештә "сыйфатсыз" бәяләүгә китерә: сүзләр саны 250 дән ким булмаска тиеш (тәкъдим ителә торган - 350 сүз) һәм йомгаклау иншасын язуның мөстәкыйльлеге. «Темага туры килә», «Аргументация. Әдәби материалны җәлеп итү», «Фикер йөртүнең позициясе һәм логикасы», «Язма сөйләм сыйфаты», «Грамоталык». Быел да  бәяләү критерийлары үзгәрмәде.

 Елена Зинина эфирда,  тамашачыларының йомгаклау иншасын язуның һәм аңа әзерлекнең төрле нечкәлекләре турындагы сорауларына җавап бирде.

Эфирның видеоязмасын Рособрнадзорның "ВКонтакте" һәм башка социаль челтәрләрдә карарга мөмкин.

18 октябрьдә көндезге 12:00 дә БДИга әзерлек буенча онлайн-консультацияләр сериясе физика имтиханына багышланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International