Балтач районында педагоглар мәктәпкәчә яшьтәге балаларны әхлакый-патриотик тәрбияләү буенча фикер алышты

2022 елның 18 октябре, сишәмбе

14 октябрьдә Балтач районында Чепья балалар бакчасы базасында «Кече Ватаным традицияләре аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлакый-патриотик тәрбия бирүне  үстерү өчен шартлар тудыру» темасына республика семинары узды.

Семинарда мәктәпкәчә белем бирүне алып баручы мәгариф бүлекләре методистлары һәм белгечләре, мәктәпкәчә белем бирү оешмалары җитәкчеләре, тәрбиячеләр катнашты.

Педагоглар мастер-класс эшендә катнаштылар, балалар бакчаларының балаларны әхлакый-патриотик тәрбияләү буенча эш тәҗрибәсе белән таныштылар. Семинар «Халыклар дуслыгы» төбәк музеена бару белән тәмамланды. Кунаклар Бөек Ватан сугышы ветераны, музейга нигез салучы Гарифҗан Галиев белән таныштылар. Семинарда 50 дән артык кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International