Президент Владимир Путин бу таләпнең үтәлеше турында 2023 елның 1 сентябренә кадәр доклад көтә, алга таба ярты елга бер тапкыр.
Тәрбия буенча директор киңәшчесе вазыйфасы киләсе уку елында Россиянең һөнәри белем бирү оешмаларында барлыкка килергә тиеш.
"РФ Хөкүмәтенә 2023-2024 уку елыннан башлап РФ субъектларының барлык һөнәри белем бирү оешмаларында бердәм тәрбия мохите булдыру һәм яшьләрне иҗтимагый файдалы эшчәнлеккә җәлеп итү максатларында директор киңәшчесе вазыйфасын кертүне тәэмин итәргә", - диелә РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәләре исемлегендә.
Дәүләт башлыгы бу таләпнең үтәлешен 2023 елның 1 сентябренә кадәр, аннары ярты елга бер тапкыр көтә.