17-23 октябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Дуслык” сәламәтләндерү-мәгариф үзәге базасында “Билингва” республика профиль сменасы кысаларында Җир турында фән белән кызыксынучы балалар өчен геология буенча укыту-тренировка җыеннары уза.
Уку-тренировка җыеннарына республиканың Азнакай, Актаныш, Әлмәт, Бөгелмә, Буа, Алабуга, Зәй, Кукмара, Түбән Кама, Нурлат, Нурлат, Теләче, Чистай, Ютазы муниципаль районнарыннан, шулай ук Казаннан һәм Чаллыдан геология буенча ачык кыр һәм республика олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерлар килде.
Сменада катнашучылар өчен минералогия, палеонтология, Җирнең эчке төзелеше, эндоген һәм экзоген геологик процесслар өлкәсендә 2022-2023 уку елының мәктәп укучылары олимпиадалары этапларына тирәнтен теоретик һәм практик әзерлеккә юнәлдерелгән укыту программасы әзерләнгән.
"Билингв" республика профиль сменасында барлык катнашучыларга уңышлар телибез.