«Киләчәк көллияте» түгәрәк өстәле Казанда урта һөнәри белем бирү системасында Студентларның һәм белгечләрнең «ПРОФИ командасы» Бөтенроссия форумы - Россия Яшьләр берлегенең студентлар активлыгын үстерү буенча төп проекты кысасында узды.
Чарада катнашучылар дәүләтнең урта һөнәри белем бирү системасын үстерүгә зур кызыксынуын билгеләп үттеләр.
Түгәрәк өстәлнең эшен РФ Мәгариф министрының беренче урынбасары Александр Бугаев ачып җибәрде.
Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Дамир Фәттахов балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең тәрбия эшендә роле турында сөйләде.
«Киләчәк көллияте» - әле мәктәп яшендә үк яшьләргә карьера төзү өчен мөмкинлекләр бирә торган уку йорты. Моннан тыш,студентның тормышын кызыклы һәм төрледән-төрле итәчәк төрле проектларда, программаларда катнашу мөмкинлеге бирелә. Көллияттә укытуның көндәшлеккә сәләтле өстенлеге, әлбәттә, предприятиеләр белән элемтә.”- диде Тимур Сөләйманов.
Аның сүзләренә караганда, урта һөнәри белем бирү системасы - авыл яшьләренең читкә китү проблемасына җавапларның берсе. Алар аша кече шәһәрләрдә һәм торак пунктларда үсеш нокталары формалаша. Яшь кеше мәктәп эскәмиясеннән соң ук предприятиедә һөнәр һәм эш урыны алырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, «ПРОФИ командасы» СПО студентларының һәм белгечләренең Бөтенроссия форумы Казанда 15 октябрьдән 18 октябрьгә кадәр уза. Аның төп максаты - студентларны һәм белгечләрне тәрбия эшен һәм гражданлык активлыгын үстерү форматларына өйрәтү. Форумда Россиянең 67 төбәгеннән 1000 студент һәм тәрбия эше белгечләре, СПО директорлар урынбасарлары катнашты, шул исәптән Луганск һәм Донецк Халык Республикаларыннан да.