Чаллы мәктәбе ярты миллион сум грант отты

2022 елның 19 октябре, чәршәмбе

Яр  Чаллы шәһәренең 86 номерлы  «Өмет» мәктәп-интернаты Бөтенроссия грант проектлары конкурсында катнашты. Конкурска безнең илнең 79 төбәгеннән 1850 гариза кергән.

Проект "Сәламәтлек" номинациясендә җиңде һәм  500 мең сумлык грант алды. Проект  инвалид балаларның сәламәт яшәү рәвешен үстерүгә һәм популярлаштыруга юнәлтелгән.

Бочча - боулингка якын,  туп белән төгәл ату. Даими дәресләр җитезлекне, реакцияне, чыдамлылыкны, хәрәкәтләрне һәм күз үлчәмен  үстерә.

Грант акчаларына шөгыльләнүчеләр өчен кирәкле инвентарь сатып алыначак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International