Балаларның җәйге ялы - 2022

2022 елның 19 октябре, чәршәмбе

Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) балаларның  җәйге ялы турында сораштыру үткәрде.

Пандемия һәм чит илгә чыгу чикләүләре фонында ял оештыруның катлаулылыгы өлкәннәргә генә  түгел, ә балаларга да кагылды. Балалар җәйге ялының гадәти формалары, лагерьлар, спорт һәм сәламәтләндерү ялы чикләүләрдән соң арта башлады.

 Һәр икенче россияленең гаиләсендә мәктәп яшендәге балалар яки оныклары бар (53%). Укучыларны тәрбияләүче россиялеләрнең күпчелек өлеше хәбәр иткәнчә, аларның балалары быел җәй  каникулларны өйдә уздырган (38%).

Мәктәп яшендәге һәр өченче бала җәйне әбисендә уздырган яки әти-әниләре белән ялга барган (32%). Җәйге ялның ысулын сайлауга күп очракта  матди хәл йогынты ясый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International