Галимнәр Татарстан балык үрчетүчеләрен завод шартларында Африка җәене үстерергә өйрәтте

2022 елның 19 октябре, чәршәмбе

Казан дәүләт энергетика университеты (КДЭУ) галимнәре ябык су белән тәэмин итү җайланмаларында африка  җәенен үстерү технологиясен эшләделәр. Тикшеренүләр Идел буе төбәгендә бу төр балыкларны үстерү белән шөгыльләнүче предприятие заказы буенча үткәрелде.

 Табигатьтә  бу төр балык Африканың җылы сулыкларында гына тереклек итә. Ул югары температурага һәм суда кислород дәрәҗәсенең кимүенә бик сизгер. Шуңа күрә бу төр балыкларны су белән тәэмин итү җайланмаларында һәм чистартылганнан соң кайнар суны агыза торган сулыкларда үрчетү шактый чикләүләр белән очраша.

Казан энергетика университеты галимнәре тәкъдим иткән эшләнмәләр аны ябык циклда эшкәртелгән суларны, шул исәптән Идел буе төбәге энергетика объектларының җылы суларында үстерергә мөмкинлек бирә. Татарстанда бу  җәенне җитештерүне эшләтеп җибәрү мөмкинлеге турында КДЭУда сәнәгать масштабларында дүрт елдан артык эш алып барылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International